Главная  →  Новости  →  Ә СЕЗ ГОШЕР СӘДАКАСЫ БИРДЕГЕЗМЕ ӘЛЕ?
Ә СЕЗ ГОШЕР СӘДАКАСЫ БИРДЕГЕЗМЕ ӘЛЕ?

11889526_1212530822105781_4040996183571742646_n

Гошер — җир үсемлеклəренең зəкяте, уңышның уннан берен бирү. Əгəр җир
акча түлəп, хезмәт куеп сугарыла торган булса, егермедəн берсе бирелə. Гошер бирелə торган
нəрсəлəр: бодай, арпа, дөге, бəрəңге, карбыз, кыяр, баклажан, печəн, зəйтүн,
көнҗет, бал, шикəр чигендере, җилəк-җимеш кебек ризыклар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): “Авыл хужалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгәненнән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирелергә тиеш”, – дигән.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу уңайдан: “Күбебезнең 25-30 сутый бакчасы бар, аннан елына карап 300,600 яки 1000 чиләк бәрәңге җыеп алабыз. 300 чиләк уңыш булган елны быел азрак булды, кысып тотасы инде, – дибез. Мең чиләк чамасы булганда, 100 чиләген гошер итеп бирәсе була бит, нишләргә кирәк, – дибез. Әле теге 900 чиләге кала бит, дип уңышка сөенү юк, калган ягын исәпкә алу юк, инде бирәсе ягын уйлап башны авырттырабыз һәм Аллаһы Тәгаләнең байлык белән сынавын үтә алмыйбыз”, – дип белдерә.
“Аллаһы Тәгалә “Ибраһим” сүрәсенең 7 аятендә: “Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, – дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, малыбызнын Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: урлаганым юк, хәрам ашамыйм, – ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе – хәрам була.