Главная  →  Новости  →  ҺИҖРИ ЯҢА ЕЛГА КЕРӘБЕЗ
ҺИҖРИ ЯҢА ЕЛГА КЕРӘБЕЗ

888
2 октябрьдә без мөхәррәм аена һәм яңа 1438 һиҗри елга аяк басабыз. “Һиҗра” сүзе, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, бер урыннан икенче урынга күчеп килү дигәнне аңлата. Билгеле булганча, Мәккә шәһәрендә дин тоту һәм дәгъвәт итү кыенлашкач, Аллаһы Тәгаләнең боерыгы буенча сөекле Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре белән Мәдинәгә күчеп китә. Менә шул көннәрдән башлап Мәдинәдә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинәдән бөтен дөньяга ислам, иман һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак, тән һәм җан пакьлеге тарала.
Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) үзе дә һиҗри ел исәбен кулланган, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр бу хакта онытып җибәргәннәр. Гомәр (Аллаһ аңардан разый булса иде) заманында дәүләтнең төрле төбәкләреннән аңа хатлар килә башлый. Тик ул хатларда көне һәм ае язылган, ә елы билгеләнмәгән була. Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде), олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, шушы мәсьәләне күтәрә. Берәүләр беренче ел итеп Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) туган елны сайларга тәкъдим итә. Әмма ул вакытта ислам динен искә алучы да булмый, шул сәбәпле бу фикерне кире кагалар. Икенчеләр исә беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга тәкъдим итә. Монысы да кире кагыла, чөнки ул вакытта Пәйгамбәребездән (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) башка җир йөзендә мөселманнар булмый. Өченчеләр Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) вафат булган елны сайларга тәкъдим итеп карый. Ләкин башкаларның ислам тәкъвимен кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шунда Гали ибне Әбү Талип (Аллаһ аннан разый булса иде) тәкъдиме кабул ителә – елларны Мөхәммәд (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга булалар. Моны Гали (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дип аңлаткан: “Бу елны, Аллаһның рәхмәте белән Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм ислам дине саклап калынды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды”.