Главная  →  Статьи  →  ҺӘР КӨНЕМ ДӘРЕС ШИКЕЛЛЕ
ҺӘР КӨНЕМ ДӘРЕС ШИКЕЛЛЕ

IMG_3762

Шәригать кушканнарны үтәп, дөньялыкны да онытмыйча бәхетле булып яшәр өчен мөселман хатын-кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Әңгәмәдәшем Алсу абыстай ХӘЙРУЛЛИНА белән әнә шул гап-гади, әмма бик тә мөһим сорауга җавап эзләдек.

        — Үсмер чакта кыз бала тизрәк үсеп җитеп, иң-иң лаеклы берәүнең кәләше булу турында хыяллана. Ә Сез муллага кияүгә чыгарга теләдегезме?

— Юк, беркайчан да андый уйлар булмады. Мин үзем Бөгелмә шәһәрендә гап-гади гаиләдә үстем. Әти-әниләрем, Аллаһының барлыгына, берлегенә ышансалар да, безнең өйдә намаз укыган кеше юк иде. Башта әтиемнең бертуган апасы Коръән укырга өйрәнде, мине дә әкренләп ислам дине белән кызыксындыра,  үзе белән мәчеткә алып баргалый башлады.

Безнең районда Спас дигән бер авыл бар. Ял көннәрен, каникулларны без шул авылда әбием янында үткәрә идек. Бер җәйне шушы авылга практикага Россия ислам университетыннан бер шәкерт кайтты. Догалар өйрәнсен дип мине дә мәчеткә лагерьга җибәрделәр. Малайларны, кызларны бер төркемгә җыеп, барлык фәннәрдән дә теге шәкерт – Рөстәм абый  укытасы икән. Шул лагерьда бик тырышып намаз укырга өйрәндек, Коръән сүрәләре ятладык.

Аллаһы Тәгалә шулай яралткан инде,  әкрен генә егетләр белән кызыксына башлыйсың. Шәригать кануннарын саклап, ислам динендә үскән кыз бала, бәлки, малайларга күтәрелеп тә карамас иде. Без гади гаиләдә үскән кызлар моны хәрам дип белми идек әле.  Киенү рәвешебез дә ул чакта барыбызныкы бертөрле – чалбар, водолазка…

Ә ике елдан соң без Рөстәм хәзрәт белән никах укыттык. Башта әти-әни бик каршы булды, чөнки мин әле мәктәп яшендә генә идем. Әмма хәзрәт сүзендә нык торды. Мин аны яратам, без хәзер үк ир белән хатын булып яши башларга җыенмыйбыз, башка егетләр белән аралашмасын өчен никах укытыйк, диде.

        — Хәзрәт Сезне яшь көе алып, үзенә яраклы итеп тәрбияләгән булып чыга икән…

— Әлхәмдүлилләһ, әүвәл мине әнием бик нык тәрбияләде. Ә ислам диненә кертү, Пәйгамбәребезнең сөннәтен өйрәтү — Рөстәм хәзрәт тырышлыгы. Әле хәзер дә ул әйткән һәрбер сүз ирем генә әйткән сүз шикелле түгел, укытучым сүзе булып тәэсир итә. Берәр ярамаганрак әйбер сизсә – матурым, алай ярамый, Пәйгамбәребез алай эшләмәгән, дип нәсыйхәтләп тә куярга мөмкин, һәр көнем дәрес шикелле.

        — Алсу, Сез абруйлы, дәрәҗәле хәзрәтнең — Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның хатыны. Хәзрәт күп эшли, гел юлда, гаиләгә вакыты да бик аз кала торгандыр. Кыенмы?

— Аллаһ юлында йөри, әлхәмдүлилләһ. Без аның хәленә керергә, өйгә кайткач, ял иттерергә тырышабыз.   Бәләкәйләре – Әмин белән Али барыбер тынычлыкта калдырмыйлар инде үзен, әти-әти дип янына кереп китәләр.

        — Дүрт бала үстерәсез, сөбханаллаһ, бала тәрбиләүдә иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсыз?

— Балаларны Пәйгамбәребез үрнәгендә орышмыйча, җайлап кына тәрбияләргә кирәк. Бала да шәхес, аның фикерләренә колак салырга тырышабыз. Үсә төшкәч, таләпләр  арта инде: намазларын калдырмаска, Коръән укырга тиешләр. Олы кызыбыз – Алиябез белән Әхмәт улыбызның аралары бәләкәй, әле ул чакта үзем дә бик яшь идем. Бу бала көнләшүдән энекәшенә берәр яманлык эшләп ташламас микән, дип борчуымны Рөстәм хәзрәткә дә сөйләдем. Ул миңа бик акыллы киңәш бирде, кечкенәсен бергәләп тәрбияләгез, диде. Шулай эшләдек тә: бергәләп ашаттык, бергәләп юындырдык.  Әле хәзер дә Алиябезгә: “Без киткәч (барысы да Аллаһ кулында бит), энеләреңә син икенче әни шикелле булырсың. Картайгач фикерләребез үзгәрер, күзаллауларыбыз да башкача булыр, без аңлый алмасак, энеләреңне син аңларсың, безгә дә аңлатырсың”, — дибез.

        — Хәзер мөслимәләр өйдә генә утырып тормый, кайсы карьера ди, кайсы күңеленә якын берәр шөгыль таба. Ә Сезнең моңа вакытыгыз каламы?

— Мин инде байтак еллар ял көннәрендә кызлар укытам. Үз балаларым белән дә дәресләр алып барам. Мәчет каршындагы лагерьда да эшлим. Гомумән, үземне шушы һөнәрдә таптым. Быел менә, икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлап, психолог-педагог дипломын алырга торам. Әнием булышмаса, боларның барысына да өлгерә алмас идем, билгеле. Вакыты җитсә, ире риза булса, хатын-кызның яраткан һөнәре белән шөгыльләнүендә бернинди дә начарлык күрмим. Шулай да, мөслимә өчен гаилә беренче урында булырга тиеш. Хатын-кызның, карьера дип чәчрәп чыгып, ирләрдән алдан баруын хупламыйм мин.  Хөрмәт итеп торган ир, тәрбияле балалар, тату гаилә – менә кайда хатын-кыз бәхете! Ә ул бәхеткә тыйнаклык, сабырлык, зирәклек белән генә ирешеп була.

                                             Әңгәмәдәш — Нәүбәһар КӘБИРОВА