Главная  →  Новости  →  ҺӘР АТНАНЫҢ ПӘНҖЕШӘМБЕСЕНДӘ ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНӘ ХАҖ ДӘРЕСЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ
ҺӘР АТНАНЫҢ ПӘНҖЕШӘМБЕСЕНДӘ ГАИЛӘ МӘЧЕТЕНӘ ХАҖ ДӘРЕСЕНӘ ЧАКЫРАБЫЗ
Кааба1

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә Гаилә мәчетендә изге сәфәргә чыгарга ниятләгәннәр өчен хаҗ дәресләре үткәрелә башлады. Аны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып бара һәм исламның бишенче баганасы булган хаҗ гыйбадәте, аны кылу тәртипләре, быелгы хаҗ кылу үзенчәлекләре турында киң мәгълүмат бирә; шулай ук хаҗиларыбызны озатып йөрүче табиблар, «ДУМ РТ ХАҖ» операторы хезмәткәрләре дә катнашыр дип көтелә.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин быел үзе дә төркем җитәкчесе буларак олы сәфәргә кузгалырга ниятли. Төркемдә әле буш урыннар бар, кушылырга теләүчеләр 8 917 261 93 19 номеры буенча турыдан-туры хәзрәтнең үзенә шалтырата яисә мәчеткә килеп мөрәҗәгать итә ала.

Аллаһы Тәгалә “Гыймран” сүрәсенең 97 нче  аятендә әйтә: “… Көче җиткән кешеләргә Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә…” Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, көче җитмәүчеләргә дә бәхет елмаерга мөмкин. Моннан берничә ай элек Гаилә мәчете хаҗга кагылышлы акция башлап җибәрде һәм матди мөмкинлекләре булмаган мәхәлләдәшләребезне изге сәфәргә җибәрү өчен сәдака тартмасы куелды. Бүгенге көндә коллектив иң лаеклы кардәшләребезне барлау белән мәшгуль.

IMG_9125