Главная  →  Статьи  →  Үземә кирәкне мин монда да таптым
Үземә кирәкне мин монда да таптым

 

Байтактан бирле аралашып, хәл-әхвәл белешеп йөрешсәк тә, Илбик абый никтер үзе турында ачылып китеп сөйләргә ашыкмады, карап торышка кырысрак кеше ул. Язмышы да гади генә түгел, ахры, Казанга Үзбәкстаннан кайтып төпләнгән, үз гомерендә берничә мәчетне төзүдә башлап йөргән, диләр. Беркөнне, ниһаять, безне эш бүлмәсенә дәшеп кертте дә, үзе сөйләсе урынга ноутбугын кабызып куйды. Һәм без, дөньябызны онытып, аның турында мавыктыргыч фильм карадык… Йөзем куаклары, алмагач, шәфталулар үсеп утырган бик зур ишегалдындагы табыннар артына үзбәк түбәтәе кигән картлар, ир-егетләр тезелешкән. Ишегалды уртасында басып торган урта яшьләрдәге ир янына (Илбик абыйның унбиш яшькә яшьрәк чагы) килеп, аңа хәерле сәфәрләр телиләр, аннан кочакларына кысып, дусларча шап-шоп иттереп аркасыннан кагалар. Дин әһелләре, генераллар, зур-зур түрәләр… Илбик абый сул кулын йөрәк турында тоткан көе тыенкы гына сөйләшә, рәхмәтләр әйтә, вакыт-вакыт күзләре дымланып китә. Бу – озату кичәсе икән. Дуслары, якыннары, райондашлары аны шулай зурлап Татарстанга озата. Илбик абый Шәйдуллин Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсендә, Пайарык районында туып үскән. Пайарыкны хәзер Әл-Бохари дип йөртәләр. Шушы райондагы Хартанг дигән кышлакта бөек ислам дине тәгълиматчысы Бохари җирләнгән, бу ислам дөньясындагы иң изге урыннарның берсе санала. Пайарыкка Илбик абыйның әтисен — белемле прокурорны 1934 нче елда эшкә җибәргән булалар, Татарстанның Теләче районы Зур Мәтәскә авылы кызы белән алар шушы җирдә төпләнеп яшәп калалар, өч кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Бик хөрмәтле гаилә була бу. Район үзәгендә 300 ләп татар яши, Илбик абыйның әтисен алар үзләренең аксакалы итеп сайлап куялар, үлем-китем буламы, бала туамы, гаиләдә низаг килеп чыгамы – бар да тизрәк аксакалга йөгереп килә. Әтисе үлеп киткәндә Илбик абый әле бик яшь була, әмма халык аның әтисе урынында калуын тели. Менә шулай итеп, аңа — 25 яшьлек егеткә аксакал булырга, милләттәшләрен кайгыртырга туры килә. Һәм, әлбәттә инде, шундый абруйлы кешегә намаз укымый йөрү килешми, ул намазга баса. Аның хезмәт кенәгәсендә ике генә эш урыны күрсәтелгән: 10 ел ДОСААФ та балалар белән эшләгән һәм автобазада 30 ел буе машина йөрткән. Беренче мәчетен дә шул үзе эшләгән ДОСААФ территориясендә төзеткән ул. — Дөресрәге, ДОСААФка бер катышы да юк иде ул җирнең, караучысыз ташландык бер урын, — дип төзәтмә кертә Илбик абый. — Шулай да бирәселәре килми. Тарткалаша-тарткалаша, артыннан йөри-йөри рөхсәт алып, 300 кешелек мәчет төзеп куйдык. Шуны күреп йөргән бер сәүдәгәр, акчам бар, тагын бер мәчет төзет әле, син булдырасың аны, дип килгән. Киттем мин райкомның беренче секретарена җир сорап. Төрмәгә утырту белән янап, куып чыгардылар үземне. Анда бер иске зират урыны бар иде, совет чорында шуның яртысында кирпеч заводы эшләп торды, аннары аны таркатып бетерделәр, урыны чүплеккә әйләнде. Без менә шул урынга ризалаштык. Аллага тапшырып, бер куй чалып канын чыгардык та, дустымның бульдозерына утырып теге урынны тигезләп куйдым. И-и ул мәчет төзелеше аннары майлагандай барды инде! Сәмәрканд мөфтие Усманхан хәзрәт (ул соңыннан бөтен Үзбәкстан мөфтие булды) үзенең фатихасын бирде. Кирпеч заводына кирпеч сорап барган идем, анысы хаҗи икән, кирпечне ярты хакка төяп җибәрде. 15 кешелек бригаданы мәхәллә халкы 7 ай буена чиратлашып ашатты. Беркөнне төзелешкә килсәм, райкомның беренче секретаре чыгып бара машинасына утырып. “Мөселманның һәркайсы мондый эшкә алынмас! Әйт, нинди ярдәм кирәк?” – ди. Кирпеч җитеп бетми иде, 5 мең кирпеч сорадым. Төзелеп бетсә дә, Үзбәкстандагы вазгыять белән бәйле рәвештә, мәчет шактый вакытлар ачылмый тора, Президент Кәримовның мәчетләрне ачтырырга рөхсәте юк, 300 мәчет шул хәлдә, диләр. Рөхсәт алу өчен тагын мөфтинең ишеген шакырга туры килә. Ярдәм итә мөфти, тәвәккәлләп рөхсәт кәгазе тоттырып чыгара. Татарстанга күчеп китәргә нияте барлыгын әйткәч тә аны аңлаучы, фатихасын бирүче шул мөфти хәзрәт була. “Син безнең өчен барысын да эшләдең, инде бар, ата-бабаң җиренә кайтып төплән”, — ди ул аңа. Шунда туып үсмәсәң дә, ата-баба туфрагы барыбер тарта, ахры! Башта ике апасы Казанга кайтып төпләнә, аннары абыйсы. Тик абыйсына бирегә кайтып озак яшәргә язмаган икән, 2000 нче елда ул вафат була. Менә шул елны абыйсының кырыгын укытырга кайткач, Илбик абый Мәдинә мәчетендә Хатый абый Бикмөхәммәтов белән таныша. Икенче тапкыр алар биш ел үткәч, очраклы төстә троллейбуста очрашалар. Ул чакта инде Илбик абый Казанга бөтенләй күченеп кайткан була. “Мәчет төзедем дигән идең, әйдә, кил, миңа синең ярдәмең кирәк”, — ди аңа Хатип абый. Менә шуннан соң бергәләп алар Казанның Гаилә мәчетен төзү эшенә керешәләр. Ә бүгенге көндә шул мәчеттә имам вазифасын башкаралар. … Экранда күргән сюжетлар һаман минем күз алдымнан китми. Хан сараедай йортын, туып үскән җирен, дусларын шулай җиңел генә ташлап кайтып китүен һич башыма сыйдыра алмыйча, төпченүемне дәвам итәм: — Үзбәкстан – Сезнең туган җирегез. Анда да бик хөрмәт иткәннәр үзегезне, җибәрәселәре дә килмәгән. Бай-мул тормышта яшәгәнсез. Нәрсә тартып кайтарды Сезне монда? — Алтмыш яшемне тутыруга атам-анам йортына кайтырга дигән ниятем бар иде минем. Туганнарым да, кайт та кайт, диюдән һич туктамады. Советлар Союзы таркалгач, чит илдә каласылары килмәде, ахры, татарларның барысы да диярлек Россиягә кайтып китте. Үзем әйберләрен төяшеп, озатышып йөрдем. Үзбәкстанда беркемем дә калмады: олы кызым Венера белән кечесе Илмара әниләре янында Бакчасарайда, уртанчы кызым Ленара гаиләсе белән Америкада яши. Адәм баласын ризыгы йөртә бит, кайтам дип кенә мин дә кайта алмаган булыр… Ә монда кайтканыма бер генә мизгелгә дә үкенгәнем булмады. Үземә кирәк булган нәрсәне – мәчетне һәм кешеләрнең хөрмәтен мин монда да таптым… Нәүбәһар КӘБИРОВА