Главная  →  Статьи  →  ҖОМГАНЫҢ СӨННӘТЛӘРЕ
ҖОМГАНЫҢ СӨННӘТЛӘРЕ

 

Җомганың сөннәтләре түбәндәге гамәлләр:

— госел алу;IMG_2932

— хуш исле ислемайлар сөртү.

Хәзрәти Сәлман Фәрси радыйаллаһу ганһү риваять итте: «Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:  “Һәркем җомга көнне госел алып һәм хуш исле ислемайлар сөртеп, җәяү мәчеткә барса, имамга якын утырса, хөтбә тыңласа, Хак Тәгалә аның һәр адымына бер ел ураза тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәргән савабын бирер”.

Башка бер риваятьтә: “Һәркем җомга көнне госел алып һәм хуш исле ислемайлар сөртеп, җәяү мәчеткә барса, имамга якын утырса, хөтбә тыңласа, Хак Тәгалә аның һәр адымына бер ел ураза тотып, егерме ел гыйбадәт кылганның әҗерен бирер”, — диелгән.