Главная  →  Новости  →  ҖОМГА ВӘГАЗЬЛӘРЕН ТАТАРЧА СӨЙЛӘҮ ХАКЫНДА ЗЫЯЛЫЛАР НИ УЙЛЫЙ
ҖОМГА ВӘГАЗЬЛӘРЕН ТАТАРЧА СӨЙЛӘҮ ХАКЫНДА ЗЫЯЛЫЛАР НИ УЙЛЫЙ
Җомга вәгазьләрен татарча сөйләү хакында зыялылар ни уйлый: Хатыйп Миңнегулов, Рабит Батулла, Римзил Вәлиев фикере

Мәгълүм булганча, 11 августта үткән Татарстан имамнары ТР МДН пленумында бертавыштан республикадагы барлык мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татар телендә укуга кагылышлы карар кабул итте. Бу карарга карата интернет кырында, социаль челтәрләрдә төрле фикерләр таралды, шулай ук мөфтияткә мөрәҗәгать итүчеләр булды. “Ни өчен нәзарәт мондый карарга килде? Татар телендә генә сөйләү башка милләттән булган дин кардәшләребезне кимсетә, татарча белмәүчеләрне кыен хәлгә куя түгелме?” – дип борчылучылар да табылды.

Дин әһелләре җомга вәгазен татарча гына сөйләргә кирәк дигәнгә бердәм тавыш биреп, үз фикерләрен белдерделәр дияргә мөмкин. Ә менә безнең зыялыларыбыз ни уйлый соң? Зыялылар кайсы гына заман булса да өммәтебез өчен төрле файдалар кылып, күп кенә эшләрнең башлангычында торган бер катлам бит.  Бүген дә олуг ихтирамга лаек шәхесләребез фикере зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә сүз аларга бирелә…

Бәлки капылт кына күчеп тә булмас…

Хатыйп Миңнегулов. Татар әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы:

Мөфтиятнең әлеге карарын хуплыйм. Бәлки капылт кына күчеп тә булмастыр. Әмма барыбер шушы юнәлештә эш алып бару кирәк. Үзебезнең татарларга ислам тәгълиматен үзебезнең телдә аңлату ул традиция. Шуны дәвам итүне хуплыйм.

Консерватизмга, бер мәгълүм традициягә буйсыну юк икән — татар да булмый, мөселманлык та калмый…

Римзил Вәлиев. Күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре:

Хәзрәтләрнең шушы карарына төрле фикерләр булуын ишеттем. Кайберәүләрнең “Нишләп русча түгел?” дигән дәгъваларын ишетеп, мин бик гаҗәпләндем. Гадәттә, киң җәмәгатьчелек, дин әһелләре милли кыйммәтләргә, татар теленә начар карамыйлар, бигрәк тә Татарстанда инде. Шуңа күрә монда салкын кан белән аңлатырга һәм аңлашырга кирәк.

Россиядә сан буенча икенче урында торган  халык — йөз ел буе мөселман җәмәгатьчелеген оештырып, аның алдыннан барган татарлар, якын кардәш булган башкортлар, бервакытта да хәтта патша заманында да, ничектер, башка телгә күчмәгәннәр. Ә хәзер шушы мәсьәлә куелышы бик гаҗәпләндерә. Бу, әлбәттә, дөрес түгел.

Дини бәйрәмнәр вакытында Мәскәүдән федераль каналлардан күрсәтәләр:  Равил хәзрәт, Тәлгать хәзрәт вәгазь укыйлар, төп өлешен татарча башкаралар. Төрле милләт кешеләре тыңлый һәм аны дикторлар тәрҗемә итеп бирә. Бәлки кайвакытларда кемнәргәдер тәрҗемә итәргә дә кирәктер.  Әйтик, конгресс чараларында чит ил кешеләре катнашканда наушник аша да тыңлыйлар. Күпчелекне тәшкил иткән халык телендәге  берничә минутлык вәгазьне туган телдә ишеттермәү һәм шул телнең аһәңен тыңламау ислам рухындагы мөнәсәбәтләргә дә, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә дә туры килми. Шуңа күрә бу дөрес дәгъва түгел һәм бу карарны хуплап кабул итәргә кирәк.

Хәзерге заман ул, күптеллелек заманы. Бер генә кеше дә бер тел белән яшәми. Үзбәк, таҗиклар… Көньяк халыклары бик җиңел эләктереп алалар, татарча исәнләшәләр, аңлый башлыйлар. Башка милләттән булган мөселманнар үзләре җыелып үзләренчә дә гыйбадәт кылганнарын күргәнем бар минем. Ничек инде вәгазь рус телендә булырга тиеш?! Бу бит инде мөселман динен аңлатуны, ислам фәлсәфәсен җиткерүне чикләү дигән сүз. Чөнки Россия территориясендә ислам татар теле ярдәмендә гасырлар буе яшәгән.

Россия татарлары 20 нче елларда латин хәрефен өйрәнделәр, гарәп хәрефен белделәр. Әле дә Кытай, Австралия  һәм башка кайбер чит илләрдәге татарлар гарәп хәрефен кулланалар. Латинны өйрәнгән Төркия татарлары кириллицаны өйрәнәләр.  Минемчә, 2 миллион халык сөйләшкән телнең 30 минутлык сүзен ишетергә каршы булу, шушы гүзәл Казан шәһәренә килгәч тә шушында яшәүче халыкның телен ишетүдән баш тарту, гомумән, мантыйкка сыеп бетми. Мәчет бит элекке елларда татарча яшәгән. Бүген нигә ул үзгәрергә тиеш?!

Консерватизмга, бер мәгълүм традициягә буйсыну юк икән — татар да булмый, мөселманлык та калмый. Хәзерге авангардка, интернеттан килгән уеннарга иярсәк,  нәрсә кала соң безнең әхлактан, рухияттән?! Мөселманлык өйрәткәнчә, халыкка, дингә шушы мәчет традицияләренә хәер-хак мөнәсәбәттә булу кирәк.

Вәгазь гарәпчә башланырга һәм татарча дәвам итәргә тиеш…

Рабит Батулла. Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмалары” китабы авторы:

Беренчедән, татарча сөйләүгә каршы чыгу — татарча белмәгән кешеләрнең теләге ул. Алар үзләренең телендә — русча аңларга телиләр.Татарчаны өйрәнергә теләмәгән, русчага авышкан кешеләрнең фикере. Чөнки ана телен өйрәнү бик катлаулы. Мәктәптә өйрәтмәгәч, аны белеп булмый.  Үзбәк, кыргыз халыклары татарчаны аңлый. Алар безгә шарт куймыйлар.

Ә безнең мең  еллар буена сакланып килгән милли — дини йолаларыбыз татарча һәм гарәпчә булган. Ике телне белгәннәр. Менә  бу йолаларны саклар өчен белем кирәк.  Ана телен һәм гарәп телен белү кирәк. Ниндидер бер мәчетләрдә русча гына укыйлар икән, бу татар телен юкка чыгару башлангычы дип уйлыйм. Россиядә татар теле белән ислам дине бер-берсен саклап килгәннәр. Дин — телне, ә татар теле  -гарәп телен саклаган. Моны үзара “взаимопомощь” дип әйтергә мөмкин.

Аннары үзебезнең телдә дә вәгазь тыңлый алмагач, нинди республика инде бу?! Телебезне сакламау Конституциягә каршы бару була.

Ә менә ничек татарчага өйрәтергә? Гарәпстанга, төркиягә һәм башка чит илләргә  Татарстаннан дин йөрәнергә китәләр. Аларның 70-80 % ы татарча белми. Алар гарәпчәне бик яхшы өйрәнеп кайталар. Менә шулар монда русчаны кертергә тырышалар. Дин галимнәре булырга 12-15 кеше чит илгә бара икән, аларга татар халкы тарихы һәм татар теле буенча педагог билгеләнергә тиеш. Менә безне Мәскәүгә укырга җибәрделәр,  23 кеше русча укырга киттек. Шундый педагог белән юлладылар. Ә нигә хәзер дин әһелләрен укытканда шулай эшләмәскә?!  Алар телсез калып кайтырга тиеш түгел. Югыйсә татар теле бер кырыйда кала. Мәчеткә керәсең, русча сөйләшәләр, Корбан бәйрәменә барасың, шулай ук муллалар русча сөйләшә.  Хәтта алар өчен русча сөйләшү престиж. Ә бит татар халкына татар телендә хезмәт итәргә тиешбез.

Казан бит инде ул, дин мәсьәләсендә халкыбызга мәдәни бер кыйбла булган. Без шул кыйбланы югалтыйкмы?

Гарәп теле ул — диннең нигезе, аны белү мөһим. Бөтен мәчетләрдә дә вәгазь гарәпчә башланырга һәм татарча дәвам итәргә тиеш.

Әле алга таба дин һәм тел белән бәйле сөйләшүләр, фикер алышулар интернет кырында да, матбугат чаралары аша да дәвам итәр. Иң мөһиме алар «минемчә дөрес «, «аныңча дөрес түгел» дигәнне исбатлауга гына кайтып калмас дип өметләник.  Чөнки бу карар асылы барыбызча да бит – татарча.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН Матбугат хезмәте