Главная  →  Статьи  →  ҖОМГА ВӘГАЗЕ. «РИЗЫГЫБЫЗ КИҢ БУЛСЫН»
ҖОМГА ВӘГАЗЕ. «РИЗЫГЫБЫЗ КИҢ БУЛСЫН»

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм вә рахмәтүллааһи вә бәракәәтүһ. Дөнья – мәктәп. Аллаһ Раббыбыз – Тәрбияче һәм Укытучы. Без барыбыз да Аннан дәрес алучылар. Аллаһ Раббыбыз хикмәт белән һәркөн Үзенең колларына дәрес бирә, бу болганчык дөньяда туры юлны табарга ярдәм итә. Без – дөнья яратылганда җан буларак яратылып, акыл нигъмәте белән нигъмәтләнеп, Җир йөзенә хәлифә булып килгән бәндәләр, тормыш сабакларыннан гыйбрәт алып, үзебезнең хаталарыбызны төзәтеп, пакь-саф хәлдә кабат Аллаһ хозурына кайтырга тиешбез. Беркем дә – баймы ул, ярлымы, зур дәрәҗәлеме, түгелме – җанны үзе теләгән кадәр үзендә тота алмый, Аллаһка кайтарырга тиеш. Җаннарыбызны, кальбләребезне пакьләр өчен безгә Ислам дине бирелде. Бүген дин тотарга, дини белем алырга мөмкинлекләр күп. Әмма без, кызганыч ки, гафиллектән чыгарга ашыкмыйбыз, гөнаһ кылудан чирканмыйбыз. Пәйгамбәребез : «Хәрам юл белән кергән бер сум акчадан баш тарту мең сум сәдака бирүдән хәерлерәк», – дигән иде. Бүген күбебез, нинди юл белән килүен уйламыйча, мал җыю белән мәшгуль. Барыбыз да байлык туп-лау марафонына чыккан ярышучылар диярсең. Чабып барганда тын кысылган кебек, кайвакыт Аллаһның нигъмәтләре дә кысылып куя. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Әгәр Аллаһ һәр кешегә ризыкны киң кылып, һәрберсен бай итсә, ул вакытта, әлбәттә, һәркайсы җир өстендә бозык- лык вә фәсәд кылыр иде, шуның өчен кешеләргә малны Үзе теләгәнчә генә бирәдер, Аллаһ, әлбәттә, бәндәләрнең хәлләреннән хәбәрдардер, кемгә күп ризык тиешле, кемгә аз тиешле икәнлекне дә белүчедер». «Шура / Киңәш», 42:27

Күп вакыт байлык һәм дәрәҗә кешеләрнең азуына сәбәп була. Хәзрәте Госман  һәм Габдерахман бин Гауф (Аллаһ алардан разый булсын) сәхабәләр арасында иң бай булганнар, ләкин аларда чиктән ашу булмаган, әмма андыйлар бик аз. Ислам галимнәре әйткәннәр: «Берәүнең ышануы байлык белән камәләткә ирешсә, юклык аны харап итәр иде; берәүнеке – юклык белән камәләткә ирешсә, байлык аны харап итәр иде. Берәүнең ышануы сәламәтлек белән камәләткә килсә, авыру аны харап итәр иде; берәүнеке – авыру белән килсә, сәламәтлек аны харап итәр иде». Иман белән үтү өчен кемгә нәрсә кирәген фәкать Аллаһ кына белүче. Кайвакыт борчылып, без кайгырган әйбер безнең өчен нигъмәт була, ә кайвакыт без шатланган, безне сөендергән әйбер безне харап итә. Пәйгамбәребез әйтте: «Җәннәткә иң соңыннан байлар керерләр. Икенче бер хәдисендә: «Бер сәгать авыру – сырхауга, бераз мәшәкатькә сабыр итү – бер ел нәфел гыйбадәттән ар- тык», – диде.

Бүген Аллаһ Раббыбыз безгә «кризис» дигән дәресен бирә. Газет-журналларда да, радио-телевидениедә дә, урамда да телдән «кризис» дигән сүз төшми. Бер авыл мәчетенә өйлә намазына кергән идем. Намаз тәмам булгач, бер карт: «Хәзрәт, син элек экономист булып эшләгән кеше, безгә кризис турында аңлат әле», – дип мөрәҗәгать итте. Бу хакта Рамил хәзрәт Юнысның вәгазен тыңларга туры килгән иде. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Аннан ишеткән вәгазьне дә файдаланып, өлкәннәр соравына җавап биреп карыйм. Нәрсә соң ул кризис? Грекчадан «Аллаһның хөкем итүе» дигән мәгънәне аңлата икән. Безнеңчә әйтсәк – Аллаһ Үзенең нигъмәтләрен кысып куеп, безне уйланырга этәрә, безгә дәрес бирә. Аллаһ җирне, күкләрне һәм алар арасында булган барча нәрсәне безнең өчен, адәм баласы өчен яратты, акыл нигъмәте белән нигъмәтләп, безне шул байлыкларга хәлифә итеп куйды. «Әйә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдыз- ларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрен тәмам бирде. Кешеләрдән бәгъзеләре Аллаһ хакында яки Аның дине хакында дәлилсез, белем- сез, мәгърифәт туры булган Коръәннән башка һәм үзе һидаятьсез булганы хәлдә тартышырлар, хакны инкяр итеп вә ялганны яклап». «Локман», 31:20 14

Ә безләрне Үзенә гыйбадәт кылыр өчен, ягъни Җир йөзендә Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәр өчен яралтты. Аллаһ Раббыбыз Үзенең нигъмәтләрен кысып куеп, ризыкны киметеп, безнең дөрес яшәмәвебезне исебезгә төшерә. Нигъмәтләре бик күп төрле: ашарга ризык, эчәргә су бирде, сәламәтлек, тәүфыйк, һидаять бирде, иман бирде, Корьән иңдерде, пәйгамбәр җибәрде. Аллаһның нигъмәтләрен санап чыгу мөмкин булмаган кебек, шөкранә кылып бетерү дә мөмкин түгел, чөнки шөкранә кылу – үзе дә Аллаһның нигъмәте. Бүген кайберәүләр «Ислам – авыр дин, тыюлар күп», – дияргә яраталар. Ә нәрсә тыелган соң, санап карыйк: хәмер, үләксә, бугаз каны, дуңгыз ите, «бисмилләһ» әйтми суелган терлек ите, урлау, зина, отыш уеннары, риба (процент алу), ялган, гайбәт һ.б.ш. Ә нәрсә рөхсәт ителгән – көннәр буе санасаң да, исәбе-хисабына чыгарлык түгел. Бер табында утырганда шундагы ризык төрләрен санарга кушкан идем – кырыкка якын ризык булып чыкты. Ә бу дөнья дигән табын, анда ризык санына чыгарга мөмкин түгел. Ни сәбәп беләндер ризык кимегән икән, әйдә уйланыйк, фикерлик – хатабыз нидә? Бүген дөньяда кризис дип күпләрнең йокысы качты, тынычлыгы китте, бигрәк тә югалтыр әйберләре булганнарныкы. «Стресс кичергән, больницага кергән» дигән сүзләр йөри. Яшәвенең бөтен максаты байлык булган икән, байлык кимүне, әлбәттә, кеше начар кичерә. Максат Аллаһ һәм Аның ризалыгы булырга тиеш. Бары Ул гына мәңгелек һәм Аның мөлкәте беркайчан да кимеми. «Аллаһ ризыкны киңәйтер, арттырыр», – дигән сүз бар.

«Дөнья кризисы» дип артык кайгырырга ярамый, шәхси кризис яманрак. Бер җирең авыртып, урын өстенә мендең, яки тешең генә сызлый, я тырнак астына шырпы керде, ди – берәр нәрсә күзеңә күренәме соң? Өеңдә тәүфыйксыз, юлдан язган балаң бар, бөтен дөнья гөрләп чәчәк атса да, күзгә күренми бит. Шуның өчен, нинди генә борчу – мәшәкать, зыян, авыру килсә дә, хаталарыбызны эзләргә һәм тәүбә кылырга кирәк. Тәүбә кылу – ул хатаңны тану, хатаң өчен үкенү һәм кабатламау, кеше хакы катнашкан икән – ул кешенең бәхиллеген алу. Аллаһның рәхмәте шулкадәр киң – Ул беркайчан да тәүбә ишеген япмый. Үлгәч, үлемнең билгеләре беленә башлагач, кыямәт билгеләре күренә башлагач, тәүбә капкасы ябыла. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Берәү гөнаһларыннан тәүбә кылып, Аллаһ ризалыгы өчен гамәлләр кылса, Аллаһ аның әвәлге гөнаһларын изгелеккә алыштырыр», – диде. «Фуркан / Аеручы», 25:70 Бүгенге кризисның төп сәбәбе – дөнья экономикасының рибага (банк процентларына) корылуы. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Әй, иман китергән кешеләр, риба ашамагыз», – дип безне кисәтте. «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:130

Акча, җитештерү тармаклары аша үтеп, продукциягә һәм кабат акчага әйләнергә тиеш. Пәйгамбәребез дә акчаны хәрәкәттә тотарга куша. Әмма бүген күп кешеләр акчаны акчага алыштырып, акча эшләү юлына кереп киттеләр, җитештерү тармаклары читтә калды. Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тар- магы үз эшчәнлекләрен нормаль алып барырга, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы түләргә тиеннәр таба алмаганда, «Беткәнне бетерүдә мең савап», дигән шикелле, аларга кредит тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта миллиард сумнар банктан банкка күчеп, бер тиенгә ярамаган кәгазьгә әйләнеп ятты. Бүген банкларда акча беткән, «кризис», – диделәр. Элек җир шарында күпме акча булган – шул акча калды, берәүдә югалган икән, димәк, икенче берәүнең кесәсенә күчкән. Әгәр җитештерү тармакларына салынган булса, яхшы техника, станокларга әйләнеп, бүген халыкка хезмәт итәр иде. Нефть бәясе 150 долларга җиткәндә, җирле үзидарәләргә, муниципаль берәмлекләргә тиешле акчаны бирмичә, «Үз көнегезне үзегез күрегез», – дип, мәктәпләрне, участок шифаханәләрен ябу, авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясен төшерү, шул ук вакытта куллана торган продукция бәяләрен күтәрү – бөтен икътисадны кеше өчен түгел, банклар өчен эшләвен күрсәтә. Банкларның төп функциясе – җитештерү тармагының нормаль эшчәнлеген тәэмин итәргә һәм җитештерү тармагы китергән файдадан табыш алырга тиеш. Товар белән тәэмин ителмәгән акча – акча түгел, буш кәгазь генә. Мәктәпләрне оптимальләштерүне балалар саны кимү белән аңлатсалар, участок больницаларын ябу, район больни- цаларында кайбер бүлекләрне бетерү өчен нинди сәбәп бар, авыручылар саны кимегәне юк бит. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: «Җир һәм аннан табылган байлык бөтен халыкныкы», – дигән икән – табылган байлык халыкка хезмәт итәргә тиеш. Шул байлыкның риба юлы белән банктан банкка күчеп йөрүе кризисны китереп чыгарды да инде. Ризыкны арттыра торган гамәлләрнең берсе – Аллаһка тәвәккәл кылу. Барлык нигъмәтләрнең хуҗасы бары Ул гына икәнен танып, фәкать Аннан гына барлык кирәкләрне сорау.

Әлбәттә, Аллаһ дәүләте чиксез, Ул Үзенең сөекле колларына ни- дер биргәннән аның мөлкәте кимеми. Ул – безнең догаларыбызны Ишетүче һәм җавап бирүче. Әмма без дога кылып сораганда Аның бирүенә һич кенә дә шикләнмичә, ышанып, ихлас һәм саф күңелдән дога кылу кирәк. Фарфор пыяла савыт-са- ба алганда чиертеп карыйлар. Таза булса, чыңлап тора. Күзгә күренер-күренмәс кенә чатнаган булса, чыңламый. Шуның ке бек, «ә бәлки бирмәс, ә бәлки ишетмәс», дигән шик һич кенә дә булырга тиеш түгел. Ибраһим (галәйһиссәламгә) Аллаһның рәхмәтеннән һич шикләнмәде һәм шуның өчен утта аны яндырмады. Чөнки ут ул – Аллаһның мәхлугы. Аллаһ теләмәсә, мәхлук мәхлукка зыян сала ал- мый. Ә менә «ә бәлки салыр» дигән шик-шөбһә безне харап итә. Төшенкелеккә бирелүләр, чарасыз калулар, эчкечелеккә бирелүләр Аллаһны танып, аңа тәвәккәл кылмаудан килә. Нинди генә каза килсә дә, Аллаһка тәвәккәл кылырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга кирәк. Әюбнең (галәйһиссәламгә) 14 баласы һәлак булганнан соң, Аллаһ аңа яңадан 26 бала бүләк итә. Дүртенче юл – кәсеп итәргә кирәк. Адәм җәннәттән чыгарылып җиргә куелгач, ризыкны эшләп табу безгә фарыз була. Аллаһ Раббыбыз аңа игенче-лек серләрен өйрәтә. Яз җитә, җирне эшкәртергә, орлык чәчәргә кирәк, сәбәбен иткәч, Аллаһка тәвәккәл кылып, нәтиҗәне сорарга кирәк. Нәтиҗә – Аллаһтан, Аннан гына сорарга, Аңа гына тәвәккәл кылырга, нәтиҗә чыкса, Аңа гына шөкер кылырга кирәк. «Аллаһ бирер әле», дип хәрәкәт итми яту да дөрес түгел. Әлбәттә, без сәбәп итүчеләр генә, нәтиҗә, әйткәнемчә, Аллаһтан, шуңа күрә биргәненә шөкер итү кирәк. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын», – диде. «Ибраһим», 14:7

Кызганыч, без бүген бик аз шөкрана кылабыз. Югыйсә, тормыш элекке белән чагыштырганда начар түгел. 5, 10, 20 ел элек ничек иде дә, бүген ничек? Ашаган ризык, кигән кием, йорт- җир, машина? Бәлки 30, 40 ел элек әйбәт булгандыр?.. Казан урамында берәү зарлана икән: «Хәерчелек чиктән ашты, машина куярга да урын юк», – дип. Шуның кебек без дә гел зарлануда, кемне генә сүкмибез, гаепләмибез. Пәйгамбәребез : «Канәгать булыгыз – бай булырсыз», – диде. Ризыкны күбәйтә торган тагын бер гамәл – туганнар, дин кардәшләр белән аралашу. Пәйгамбәребез : «Туганнары белән аралашып күркәм мөгамәлә кылу кешенең йөзен нурлы, кальбен чиста итәр, ризыгын киңәйтер, кешеләрдә аңа карата мәхәббәт уятыр. Туганнар белән, дин кардәшләр белән араны өзү йөзне каралтыр, кальбне пычратыр, ризыкны тарайтыр, кешеләрдә нәфрәт уятыр», – диде. Әлхәмдүлилләәһ, бүген күбебезнең тормышлар әйбәт, хөкүмәт пенсия дә биреп тора. Әле без кечкенә чакта гына да әби-бабайлар пенсия алмый иде. «Пенсия» дип, 60 нчы еллар башында әбигә 1 капчык, бабайга 1 капчык арыш керттеләр, аларның ул чактагы сөенүләре!.. Бүген бер еллык пенсиягә 1 капчык арыш кына тими бит. Өлкәннәрнең күбесендә ашау- эчү, кием дигән мохтаҗлык юк. Әмма барлык әти-әни дә балалары тарафыннан бер-ике җылы сүз, әз генә игътибар, ягымлы карашка мохтаҗ. Әти-әниләребез исән икән, ул да Аллаһның нигъмәте, безнең өчен җәннәткә юл. Атнага бер шалтыратып булса да хәлләрен белик, игътибарыбызны, матур сүзебезне жәлләмик. Өйләребез иркен, ләкин иман нуры зәгыйфьләнеп, күңелләр тарайды, суынды. Бер-беребезгә җылы сүз әйтә алмыйбыз. Аралар өзек, мөнәсәбәтләр суык. Югыйсә, әти-әнинең хәлен белү – балалар өчен вәҗиб. Хакыйкатьтә, мохтаҗлыкка төшеп, сиңа ярдәм сорап килүчеләр – Аллаһның рәхмәтен китерүчеләр. Җавап бирмәүче – Аллаһның рәхмәтеннән ваз кичүче. Пәйгамбәребез : «Бирер әйберегез булмаса, йомшак сүз белән юатыгыз», – диде. Бүген кешеләр эшләрен югалтып, авыр хәлдә калганда, төрле бәла-казалар килгәндә ярдәм итү бигрәк тә мөһим. Зәкәт, гошерләребез дә авыру-сырхаулар, мохтаҗлыкта бу- лучылар, толлар, ятимнәр, дин юлында тырышып хезмәт итүчеләр өчен. Аларга ярдәм итү үзең өчен генә тырышу түгел, үзеңнең нәфесеңнән арттырып, кешеләргә ярдәм итү була. Пәйгамбәребез : «Күршең ач булса, мул табын артында утыруың дөрес түгел», – диде. Аллаһның хәерсез эше юк, фикерли белгән кешегә һәр нәрсә артында хәер бар, шуңа күрә дә кризис дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзебез зарланганча, ярлы икәнбез, безгә кризис бөтенләй янамый, юк байлыкны югалтып булмый, бор- чылабыз икән – димәк, нәрсәбездер бар. Исән-сау икәнбез, сәламәтлек бар икән – тагын ни кирәк?! Ризыкны Аллаһ бирүче, Аңа гына тәвәккәл кылып, Ул куш- канча яшәргә тырышыйк. Гөнаһлага тәүбә кылсак, намазны торгызсак (бигрәк тә җәмәгать намазын), Аллаһка тәвәккәл кылсак, тырышып хезмәт итсәк, булганына шөкер итсәк, дин кардәшләребез, туганнарыбыз белән аралашып, күркәм мөгамәлә кылсак, ятимнәрне, мескеннәрне, фәкыйрьләрне, авыруларны зиярәт кылсак, аларга ярдәм итсәк, ин шә Аллаһ, Раббыбыз ризыгыбызны киңәйтер, кризистан котылу юлларын насыйп итәр. Изге эшләребездә бер-беребезгә ярдәмче булып Ислам динендә яшәргә, дөньядан үткәндә: «Ләәә иләәһә илләллааһү мүхәммәдәррасүлүллаааһ», – дип иман белән үтәргә һәм Аллаһның җәннәтләрендә очрашырга насыйп бул- сын. Әмин.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе

«Шура» дини альманахы, №15