Главная  →  Новости  →  ҖОМГА НАМАЗЫНА БАРМАСАҢ НИ БУЛА?
ҖОМГА НАМАЗЫНА БАРМАСАҢ НИ БУЛА?

10888812_391871017644528_8938301658402616329_n

Пәйгамбәребез с.г.с. үзенең хәдис шәрифендә: «Мәң тәракә сәләсә җумәгин тәһәүнән биһә табәгәл-лааһү гәлә калбиһ».
Мәгънәсе: «Бер кеше, әһәмият бирмичә (гозерсез), өч җомганы калдырса, Аллаһы Тәгалә аның күңелен мөһерләр (күңеле тутыгыр)» (Җәмигъ Тирмизи).
Җомга намазы уку өчен мәхәлләдә, шәһәр һәм авылда булган халыклар, бер урынга җыелып, имамның хөтбәсен, вәгазен тыңлыйлар, бу сәбәп белән мөселманнар үз араларында бер-берсе белән танышалар, хәлләрен сорашалар, бер җомга арасында булган вакыйгаларга бәйле вәгазьләр ишетеп әсәрләнәләр һәм алар Аллаһы Тәгаләгә барысы бергә сәҗдә кылып, ислам кардәшлеген яңарталар. Шуның өчен җомга намазы гаять әһәмиятле һәм файдалы. Шайтан вәсвәсәсенә карап, гозерсез җомганы калдыру – күңел каралудан башка нәрсә түгел. Шуңа күрә, гозерсез тоташтан өч җомга калдыруның күңел бозылуга сәбәп булуы гаҗәп түгел.
Нәрсә соң ул җомга намазы?

Җомга намазы, җомга көн өйлә вакытында дүрт рәкәгать сөннәт, хөтбә, ике рәкәгать фарыз һәм дүрт рәкәгать сөннәт итеп, җәмәгать белән укыла торган намаздан гыйбарәт. Бу намаз кемнәргә һәм нинди урыннарда фарыз булуы хакында бик күп китапларда тәфсилләп язылган.
Җомга намазы кайчан укыла башлады?

Җомга намазы Мәккәгә һиҗрәттән элек фарыз булган иде, ләкин Мәккә мөшрикләренең борчулары һәм киртә булулары сәбәпле, Мәккәдә вакытта укылмый торды. Мәдинәдә, башлап җомга укучы зат Әсгад ибне Зүрара булды. Бу мөселман, Рәсүлуллаһ хәзрәтләре килүдән элек, Мәдинәдә җомга укыды һәм бөтен җәмәгать кырык кешедән гыйбарәт булды.
Моннан соң, Рәсүлуллаһ хәзрәтләре Мәдинәгә һиҗрәт кылып, Кубада бәну Гамр ибн Гауф җирләренә төшеп, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәре торды һәм ошбу көннәрдә Куба мәчетен корды. Ислам дөньясында башланып салынган мәчет – ошбу Куба мәчете. Соңыннан, булган җомга көн Кубадан Мәдинәгә күчте һәм бәну Сәлим ибн Гауф җирләрендә бер хөтбә сөйләп, җомга намазы укыды. Рәсүлуллаһ тарафыннан Мәдинәдә элек укыган җомга ошбудыр. Бу вакытта үз мәчете бина ителмәгән иде.

 

Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк