Главная  →  Статьи  →  ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН!
ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Көннәрнең артыграгы җомга көнедер. Җомга ике Гает көненнән һәм Гарәфә көненнән, Гашүрә көненнән артыграктыр.
Бу көнне сәдака бирмәк,изге гамәл кылмак башка көннәрдә кылмактан артыграктыр.
Җомга көнендә кылган гөнаһның җәзасы да артыграктыр.
Әгәр бер кеше җомга көнендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә йөз мәртәбә салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә ул кемсәнең йөз хәҗәтен үтәр: 70 е ахирәт хәҗәтләреннән, 30 ы дөнья хәҗәтләреннән булыр.
Җомга көнне «Җомга» сүрәсен уку саваплы.
(«Мөбарәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре»)