Главная  →  Новости  →  ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН!
ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Безләрне юктан бар иткән, халык кылган Аллаһ Тәгаләгә хәмед вә сәнәләребез булсын. Хак хәбибе, Расүлүллаһ Мөхәммәдкә дә салават шәрифләребез булса иде. «Шиксез, Аллаһ хозурында Ислам дине генә дин». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:18

Ислам динен үзе өчен хак дин дип тапкан һәр мөселман кешесе Аллаһ Тәгаләнең ризалыгына омтыла. Вә һәрбер гамәлен дә, шуңа күрә, бүтән бертөрле дә ният белән башкармас. Әлбәттә, Кыямәт көнендә һәрбер кеше үзенең гәмәлләренең кем өчен башкарганын белер: Аллаһ ризалыгы өченме, я булмаса, кеше күрсен дипме. Ә Кыямәт көнендә иң беренче соралачак нәрсә – намаз. Бу Пәйгамбәребезнең хәдисендә килә, шуңа күрә бу гыйбадәтебезне аеруча игътибарлы итеп, һәм, әлбәттә, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен генә башкарырга кирәк.

Аллаһ Тәгалә Үзенең Китабында бик күп мәртәбәләр мөэмин мөселманнарга намаз укыгыз ди: «Намазларны үтәгез һәм зәкәт сәдакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз, ягъни Коръән юлында булган мөселманнардан аерылмагыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:43

Ягъни, намазларыгызны күңелегез вә тәнегез белән укыгыз, сәдакага лаек кешеләргә зәкәт сәдакаларыгызны түләгез, рөкугъка иелгәннәр белән беррәттән рөкугъка иелегез. Намаз укучылар белән (рөкугъка иелгәннәр) белән иелергә боеру – җәмәгать белән намаз укуны күз алдында тота. Һәм моннан бу намазларның мәҗбүри булулары аңлашыла. Коръәндә берәр гыйбадәт аның бер өлеше белән генә аталса (намаз рөкугъ белән аталды), димәк, искә алынган өлешнең һичшиксез үтәлергә ти- ешлеге турында сүз бара. Фикһ китапларында намаз турында бик күп мәгълүмат табарга була. Үзенең намазының камил булуын теләгән мөселман, намазның фарызлары, вәҗибләре һәм сөннәтләре турында да белергә тиеш.

Ни өчен моның турында сүз башладык соң? Әйе, намаз уку күптөрле кагыйдәләргә буйсынган: тәһарәтле булу, кием пакьлеге, намаз укый торган урынның чиста булуы, намаз укыган- да фарызларын, вәҗибләрен төшереп калдырмыйча, аларны камил итеп башкару һ.б. Боларга өстәп, намаз укучылар өчен тагын бер сыйфат турында әйтәсе килә, ул – хошугълыктыр, ягъни курку. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Тәхкыйк, хак мөэминнәр ґәзабтан котылып, мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһыдан куркып, кечерәяләр». «Әл-Мөэминүн / Мөэминнәр», 23:1-2

Аллаһ Тәгалә мөэминнәрнең бәхет-сәгадәткә ирешүләре турында әйтте һәм аның юлларын күрсәте. Ягъни намазла- рыбызны курку вә басынкы халәтендә, буйсынып үтәү шулай ук намаз кабул булуның бер шарты булып тора икән. Хошугъ белән уку – үзеңне Аллаһ Тәгалә каршында басып торган кебек хис итү ул. Намаз укучының күңеле шушы хис аркасында тынычлана төшә, бертөрле килешкән хәлгә керә, намаздагы һәр хәрәкәте өчен борчыла. Ул намаз укыган вакытта чит гамәлләр эшләми, тирә-якка карамый, чөнки Аллаһ Тәгалә белән әңгәмә әдәбен сакларга тырыша. Ә хәзер үзебезнең намазларыбыз турында уйлыйк әле. Без аларны Аллаһ кушканча үтибезме, әллә инде Аллаһ кушкан дип кенә үтибезме? Чөнки булсын өчен генә үтәлгән намаз бәхет-сәгадәт чыганагы була алмый. Кайчакларда мөселманнар мәчеттә намаз укыгач, имам намазда нинди сүрәләр укыды әле, дип баш вата башлыйлар. Бу хәтер начарлыктан түгел, бу – игътибарсызлыктан, намазда хошугълык җитмәүдән.

Бервакыт, бер мәчеттә мондый хәл була. Җәмәгать белән намаз укылып беткәч, имам кеше артка борылып сорый:

– Нигәдер күңелем тыныч түгел, без өч рәкәгать укыдыкмы, әллә дүртнеме?

Мөселманнар югалып калып, кемдер дүрт дип әйтә, кемдер өч дип. Араларыннан берсе торып басып:

– Хәзрәт, төгәл әйтә алам – без өч кенә рәкәгать укыдык. Имам бу кеше өчен бераз шатланып куя, аның намазга карата игътибарлы булуын күрә.

Теге кеше дәвам итә:

– Кайдан белдең дип сорасагыз, әйтәм, минем бу шәһәрдә дүрт кибетем бар, һәм өйлә намазына килгән саен, мин һәр рәкәгатьтә, хәзрәт, аларга «ревизия» ясап чыгам. Һәр кибеткә, гадәттә, бер рәкәгать китә иде, тик бүген өч кенә кибетемә «ревизия» ясарга өлгердем. Хәзрәт, кабаттан укыйк, берсе төшеп калды бит, – ди.

Көлкеле, тик бик кызганыч вакыйга, аңа кабаттан күз салыйк әле. Дөрестән дә, намаз вакытында каядыр бүтән дөньяга – уйлар дөньясына чумабыз түгелме? Кайберләребезнең укыган сүрәләре ятланган хәлдә, автоматик рәвештә укыла, рөкүгъларыбыз да бик тиз генә, сәҗдәләребез дә «әтәч орлык чүпләгән кебек» башкарыла.

Бервакыт университеттагы бер филология докторы: «Намаз укыган вакытта башыма әллә ниләр керә. Кайчакта фән өчен бик файдалы булган темалар үзеннән үзе пәйда була. Алар белән бүген үк докторлык диссертацияләрен яклап булыр иде. Ләкин шул вакыт ук үземне тынычландырырга тырышам, намазымны Кем каршында һәм ни өчен укыганымны исемә төшереп, бу уйлардан арына башлыйм», – дип әйтте.

Гадәттә, авыл җирлегендә мәчеткә күбрәк бабайлар йөрсә, шәһәрдә исә, Аллаһка шөкер, яшьләр дә күренә. Мәчет – Аллаһ йорты дип әйтсәк тә, дөньяви эшләрне калдырып, онытып торыйк дип әйтсәк тә, арынып җитә алмыйбыз әле. Намаз алдыннан авылда салам-печән алып кайта алу, я алмауны да, кемнең терлеге симезрәк булганлыгын да, бераз гына булса да гайбәт сүзләрен дә ишетергә туры килгәли. Шәһәр мәчетләренең кайберәрендә телефоннарына чумган мөселманнарны күрү дә ят түгел. Намаз алдыннан сөйләшкән сүзләр намаз вакытында искә төшә. Сөйләшкән вакытта булган сорауларга да намаз вакытында җаваплар тиз табыла башлый. Бу бөтен җирдә дә мондый хәлләр дигән сүз түгел. Әлбәттә, үзләренең намазлары вакытында «Аллаһ белән бер үзләре генә калучылар» да бар. Без дә исә, үзебезгә шундый иман сорап, догалар кылырга тиешлебез.

Намаз укыгандагы хошугълык тагын бер факторга бәйле дисәк тә, ялгыш булмас. Ул – намазның үз вакытында башка- рылуы. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: «Дөреслектә, намаз вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде». «Нисә / Хатыннар», 4: 103

Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе тапшырыла: «Барлык гәмәлләр арасыннан Аллаһның иң яратканы – вакытында үтәлгән намаздыр».

Чыннан да, әгәр берәр кеше төрле сәбәпләр аркасында намазларын укый алмаган икән, я булмаса, эше аркасында на- мазларын җыеп укырга мәҗбүр була икән – намазның «тәме» бозыла. Җитмәсә, вакыты чыккан намазда бит сөннәтне дә укымыйбыз. Бер-бер артлы укыган намаз белән һәр намазның вакытын аерым көтү – икесе ике төрле күренештер. Моның ту- рында да бераз булса да уйлансак иде.

Пәйгамбәребезнең намазга карата хәдисләре бик күп. Без дә кайберләрен искә төшереп үтик:

«Аллаһ Тәгалә кушкан йөкләмәләр арасында намаз иң бе- ренче һәм иң төп бурыч булып тора, һәм Кыямәт көнендә сора- лачак иң беренчесе дә ул».

«Намаз – мөэминнең нуры».

«Намаз шайтанны түбәнсетә, кимсетә».

«Намаз – җәннәт ачкычы».

Кадерле дин кардәшләрем, намазга тиеш булган бер Ислам йоласы кебек карамасак иде. Шушы хәдисләрдә генә дә намаз безнең саклаучы да, безне пакьләүче да, ә иң мөһиме җәннәткә илтүче дә буларак ачыла. Аллаһ Тәгалә беркайчан да, беркемгә дә булдыра алмаслык гамәл йөкләми. Киресенчә, без сезнең белән Аллаһка мең шөкер әйтергә тиешлебез, чөнки безнең Аллаһ белән әңгәмә корырга, «аралашырга» мөмкинчелегебез бар. Үзебезнең түбән икәнебезне күрсәтергә – сәҗдә бар. Аллаһ Тәгалә һәрберебезгә ныклы иман, намазда хошугълык, ихласлылык бирсә иде.

Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев, Арча районы, Хәсәншәех авылы мәчете имам-хатыйбы

“Шура” дини альманахы, №15