Главная  →  Новости  →  ҖОМГА КӨНЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЕ
ҖОМГА КӨНЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЕ

Дога өчен фазыйләтле вакытлардан җомга көнендәге бер мизгел килә. Әбү Һүрайра тапшыра: «Бервакыт Аллаһның илчесе җомга көнен искә алганда шундый сүзләр әйтә: «Ул көнне бардыр бер вакыт, әгәр бер мөселман шул вакытта кыям торып, намаз укып, Аллаһтан сораса, Аллаһ аңа сораганын бирми калмас». Соңыннан Пәйгамбәребез куллары белән ишарә кылып, бу вакытның аз икәнен күрсәтте» (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Гыйлем ияләре бу вакытны төгәлрәк билгеләгәндә 40 лап карашка бүленделәр. 40 караштан икесенең дәлилләре иң өстен булып тора. Беренчесе. Бу вакыт имамның хөтбә сөйләү өчен мөнбәргә утыруыннан башлап, аның намаздан торып китүенә кадәр. Әбү Муса әл-Әшгари әйтүенчә, Аллаһның илчесе: «Ул вакыт — имам утырып, намаз укылганчыга кадәр», — диде (Бохари риваяте). Икенчесе. Җомга көненең икенде намазыннан алып кояш баеганчыга кадәр булган вакыт. Бу карашка дәлил буларак, Пәйгамбәребезнең Габдуллаһ ибн Сәләм тапшырган: «Ул вакыт — җомга көненең ахыргы сәгате», — дигән сүзләре килә (Әхмәт һәм Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

Хафиз ибн Хаҗәр әйтүенчә: «Һичшиксез, искә алынган карашларның иң өстеннәре — Әбү Муса һәм Габдуллаһ ибн Сәләм тапшырганнары».