Главная  →  Статьи  →  ҖОМГА КӨНЕ — НИКАХ КӨНЕ
ҖОМГА КӨНЕ — НИКАХ КӨНЕ

яшь ирләргә

Хәзрәти Рәсүлуллаһ галәйһиссәлләм болай дигән: “Җомга көн – көннәрнең хуҗасыдыр, мескеннәрнең хаҗы һәм шатлыклы көндер. Хак Тәгалә Адәм галәйһиссәлләм белән хәзрәти Һәваны җомга көнне яралтты һәм ул никах көнедер”. Димәк, атабыз Адәм галәйһиссәлләм белән анабыз хәзрәти Һәва җомга көнне никахлашканнар. Шулай ук Сөләйман галәйһиссәлләм белән Бәлкыйс та җомга көнне никахлашканнар. Муса галәйһиссәлләм белән хәзрәти Сафура, шулай ук Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән хәзрәти Хәдичә радыйаллаһу ганһә дә җомга көнне никахлашканнар.