Главная  →  Новости  →  ҖОМГА КӨНЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
ҖОМГА КӨНЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

10888812_391871017644528_8938301658402616329_nIMG_2932

Җомга көне — мөселманнар өчен изге көн. Коръәни Кәримдә әйтелгән: «Әй, иман китергәннәр! Җомга көнне намазга чакырылган вакытта Аллаһның зикеренә йөгереп барыгыз, ташлап сату эшләрен. Бу сезгә хәерлерәк, әгәр белсәгез иде. Намаз укылып бетүгә, Аллаһның рәхмәтен эзләгез, таралып Җир йөзенә. Аны күп зикер итегез — котылуга ирешерсез». («Җомга», 62: 9-10).

Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бер хәдистә болай дигән: «Аллаһка һәм Кыямәт көненә инанганнар өчен җомга намазы фарыз була, бары тик юлчылардан, коллардан, балалардан, хатыннардан һәм авырулардан кала» (Имам Әбү Давыт. «Саләт», 208-209).

Җомга намазын уку психик яктан нормаль булган һәм балигълыкка ирешкән һәрбер мөселман кешенең бурычы булып тора. Моннан тыш бу намазның 6 мәҗбүри шарты бар:

  1. Ир кеше булу (хатын-кызга җомга намазы фарыз түгел).
  2. Сәфәрдә булмау.
  3. Таза-сау булу.
  4. Сукыр булмау.
  5. Аяклары сәламәт булу.
  6. Ирекле булу.

Җомга намазын дөрес итеп укуның шартлары бар:

  1. Намазны өйлә намазы вакытында кылу.
  2. Намаз алдыннан хөтбә уку.
  3. Кешеләр җомга намазына җыела торган урын һәркем өчен ачык булырга тиеш.
  4. Имамнан тыш кимендә өч ир кешенең булуы.
  5. Имамның җомга намазын үткәрер өчен мөселманнарның җирле җитәкчелеге биргән рөхсәте булырга тиеш.
  6. Җомга намазы кешеләр тора торган төбәктә уздырылырга тиеш.                                       («Хозур» нәшрият йортында чыккан «Ислам дине нигезләре»  китабыннан алынды)