Главная  →  Новости  →  «ҖОМГА КҮЧТӘНӘЧЕ» — МОХТАҖЛАРНЫҢ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН КЫЛГАН ДОГАСЫ
«ҖОМГА КҮЧТӘНӘЧЕ» — МОХТАҖЛАРНЫҢ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН КЫЛГАН ДОГАСЫ

 

IMG_4139IMG_4161IMG_4163

Яз башында ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды “Җомга – изге гамәлләр көне” дип аталган яңа акция башлап җибәрде. Һәр җомгада көн дәвамында сәгать саен социаль челтәрдәге төркемебездә җәмәгатьчелекне изге гамәлләр кылырга чакыручы язмалар урнаштырып барабыз.  “Җомга күчтәнәче” исә шушы акциянең күрке булып тора. Бу мөбарәк көнне фонд хезмәткәрләре, күчтәнәч таратып, аз керемле, күп балалы гаиләләрне, ялгыз картларны, мохтаҗларны сөендерә, тормышларына ямь өсти.

Җомга көн — мөэмин-мөселманнарның догалары һәм изге гамәлләре кабул була торган көн, һәр мөселман җомга көнен олылап, гөнаһ эшләрдән тыелырга, изге гамәлләр кылырга тырышырга, мохтаҗларга хәер-сәдака бирергә, ата-анасы, кардәшләре белән күрешергә, аларның хәлләрен белергә, Коръән укып зикер әйтергә тиеш. Бу көнне биргән сәдакаларның, кылган изгелекләрнең әҗере дә күпкә артыграк. “Җомга күчтәнәче” акциясе әле күптән түгел генә башлануга карамастан, кардәшләребез аны хуплап, күтәреп алдылар. Күчтәнәчкә акча күчерергә теләк белдерүчеләр көннән-көн арта бара. Мөхтәрәм җәмәгать, бу изге эштә һәркем катнаша ала. Моның өчен Сбербанк картасына (639002629014626229, “Пятничный гостинец” тамгасы белән) 150 сум акча күчерергә яки турыдан-туры “Зәкят” хәйрия фондына (Казань шәһ.,  Тукай ур., 3; тел.: 89178525414) мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Җомга күчтәнәче” – мохтаҗларның сезнең өчен кылган догасы  һәм Аллаһы Раббыбызның ризалыгына ирешү форсаты ул! Кыска вакыт эчендә без инде 50 дән артык гаиләне сөендерергә өлгердек, әмма бу әле эшнең башы гына. Ярдәмгә мохтаҗларның шатлык күз яшьләре, ихлас кылган догалары, һичшиксез, сезгә бәрәкәт булып кайтыр, Кыямәт көнендә изге гамәлләрдән хисапланып, җәннәтләргә керергә сәбәп булыр, иншаллаһ.

ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды үзенең эшчәнлеген 1998 елда башлап җибәрә. Шушы вакыт эчендә меңнәрчә мохтаҗларга һәм фәкыйрь-мескеннәргә ярдәм күрсәтелгән. Авырулар, ялгыз картлар, аз керемле гаиләләр, янгында йорт-җирсез калучылар һәм башка ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә фонд һәрвакыт ярдәм кулын суза, республиканың барлык балалар йортларына, приютларга һәм беренче балалар хосписына ярдәм күрсәтә. Безгә көн саен тормыш кыенлыкларына дучар булган кешеләр ярдәм сорап  мөрәҗәгать итә, кулдан килгәнчә һәркайсына булышырга тырышабыз.

Фодның эшчәнлеге елдан-ел киңәя бара. Көндәлек эшчәнлегебез белән беррәттән без төрле акцияләр һәм хәйрия чаралары уздырып торабыз. Быел “Зәкят” хәйрия фонды берничә яңа проект планлаштыра. Елның яңалыгы —   “Бергәләп ярдәм итик!” акциясе кысаларында авыру балаларга ярдәм итү өчен акча җыя башладык. Бүгенге көндә илебездә меңнәрчә сабый   кыйммәтле операцияләргә, дәвалауга мохтаҗ. Кызганычка, “Бергәләп ярдәм итик!” акциясе  — аларның яшәүгә бердәнбер өмете. Бер гаилә берүзе күтәрә алмаслык бу авыр йөкне без бергәләп күтәрә алабыз! Моның өчен САДАКА сүзе язылган смс ны 7715 номерына җибәреп, нибары 50 сум акча күчерергә генә кирәк. Әлләни зур сумма түгел, әмма тамчыдан күл җыела. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларын Сбербанк картасына да (639002629014626229, тел.: 89872253322) күчерә яисә электрон янчыктан (Яндекс Деньги 410011881590169) файдалана ала. Нәкъ менә шушы акция кысаларында кыска гына вакыт эчендә тиешле сумманы җыеп, Аллаһының рәхмәте белән, без Әлфия Борһановага, Булат Яруллинга һәм Алексей Песоцкийга ярдәм иттек.

Хәйрия фондының тагын бер яңа проекты – “Ураза тотучыны ашат” дип атала. Без сезне шушы акциягә кушылырга — Казанның Тукай урамындагы 3 нче йорт янәшәсендә урнашкан Рамазан чатырында ифтарлар уздыруда катнашырга чакырабыз. Чатырга йөз кеше сыя, бер кешегә 300 сумлык ифтар ашы әзерләнә. Рамазанга әле ерак, димәгез,  ифтар уздырырга теләүче 4 кардәшебез исемлеккә теркәлеп куйды инде. Изге рамазанның көннәре чикле, чиратка язылырга ашыгыгыз, ифтарларны берничә кеше берләшеп тә уздыра ала. Рамазан – изге гамәлләр өчен саваплар арттырып языла торган бәрәкәтле ай. Пәйгамбәребез галәйһи вә сәлләм: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шул кеше, күпме ураза тотучыны ашаткан булса — аларның бөтенесенең дә әҗерләрен үзенә алыр, шуның өстәвенә ураза тотучыларның да әҗерләре кимемәс”, — дигән. “Ураза тотучыны ашат!” акциясе – Изге рамазан аенда савап җыеп калу өчен менә дигән форсат. Акциядә катнашу өчен (843) 225-33-22 телефонына шалтыратырга яисә Казан шәһәре, Тукай урамы, 3 нче йорт, 304 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гакыйка, нәзер корбаннары чалырга ниятләгән булсагыз, без сезгә монда да ярдәм итә алабыз. Хәйрия фонды 5 000 — 7 000 сумнан корбанлык бәрәннәр тәкъдим итә. Бу суммага корбанны чалу, эшкәртү һәм мохтаҗларга тарату да керә. Теләгән очракта заказ бирүче итнең өчтән берен үзенә калдыра ала.

Ай саен уздырыла торган “Кием-салымга икенче тормыш бир!” акциясе кысаларында өр-яңа яки киелгән кием-салымны җыйнап мохтаҗларга өләшү, бер яктан, адәм баласын исрафтан сакласа, икенче яктан, аз керемле гаиләләрнең гаилә бюджетына ярдәм итә. Әмма шунысы бар: без чиста, таушалмаган, кулланырга яраклы хәлдәге әйберләрне генә кабул итәбез.

Фонд шулай ук район мөхтәсибләре белән берлектә хәйриячелекне, фарыз һәм ирекле сәдака бирүне дәгъвәтләүче башка чаралар да уздыра. Зәкят һәм сәдака акчаларын җыеп мохтаҗларга өләшү — “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлеге әнә шуннан гыйбарәт. Зәкят — исламның өченче баганасы. Зәкят түләү исламда фарыз санала, ягъни ирекле рәвештә түләнелә торган сәдака, хәер генә түгел. Хәлле мөселманнар елына бер тапкыр мохтаҗлар файдасына үзләренең мал-мөлкәтләреннән өлеш чыгарырга тиеш. Бу очракта бүлешү югалту түгел, ә малыңның бәрәкәтен арттыру, аны чистарту. Коткарылган гомерләр, табын түрендәге икмәк, мәрхәмәтлелек, Аллаһы Раббыбыз каршындагы бурычыңны үтәү — менә нәрсә ул зәкят.

“Зәкят” хәйрия фондының эшчәнлеге, барлык мәгълүмат, исәп-хисап zakyatrt.ru сайтына урнаштырып барыла. Безнең фонд — ышаныч гаранты, сездән килгән ярдәм, һичшиксез, адресатына барып җитәчәк. Эшчәнлегебез һәм яңа акцияләр, проектлар хакында (843) 225-33-22, 8 987-275-29-59, 8 9178-525-414 телефоннарына шалтыратып белешеп тора аласыз.

Гөлназ ГАЛИЕВА,

«Дин вә мәгыйшәт»