Главная  →  Новости  →  ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ ХАҖГА ЮЛЛАМА КӨТӘ
ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ ХАҖГА ЮЛЛАМА КӨТӘ

konkursАвгуст аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән милләттәшләребезне Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәтү һәм коръәнхафизлар әзерләү максатыннан өч этаптан торган Коръәнне яттан сөйләү (“хифз”) һәм матур итеп уку буенча конкурс игълан ителгән иде. Октябрь ае дәвамында мөхтәсибәтләрдә бәйгенең беренче өлеше оештырылды. Бәйгенең икенче туры ноябрьдә 9 казыятта җиңүчеләр арасында үткәреләчәк. Анда җиңүчеләр 8 декабрьдә Казанда узачак соңгы турда катнашачак. Анысы Казанның Галиев мәчетендә (ир-егетләр) һәм Зәңгәр мәчеттә (хатын-кызлар) оештырылачак. Ике номинациядә дә беренче урыннарны алучыларга — олы хаҗга юллама, икенче урыннарга гомрә хаҗына юллама бирү каралган.