Главная  →  Статьи  →  ҖАМИГЪ МӘЧЕТЕБЕЗ НУРЫННАН БӨТЕН САБА БАЛКЫЙ СЫМАН
ҖАМИГЪ МӘЧЕТЕБЕЗ НУРЫННАН БӨТЕН САБА БАЛКЫЙ СЫМАН

saba-%d2%97amig-m%d3%99chete5
Җамигъ мәчетебез – ике катлы таш бина Байлар Сабасы бистәсенең үзәгендә үк урнашкан. Бу бинаны1841 елда танылган бай Гәбдерәшит Юнысов салдырган. Инде менә, Аллаһ насыйп итсә, шушы елның декабрендә мәчетебезгә 175 ел тула. Әлбәттә, бу бик зур юбилей. Чөнки андый мәчетләребез бик санаулы бит. Бу Саба тарихындагы 4 нче мәчет, кызганычка, аннан алдарак төзелгәннәре бүгенгә кадәр сакланмаган. Аллаһның рәхмәте белән илебездәге коточкыч дәһрилек чоры да җамигъ мәчеткә зарар сала алмаган. Бинасына тимәсәләрдә, манарасын кискәннәр. XX гасырның 90 нчы елларына кадәр анда гыйбадәт кылынмый, дини йолалар үткәрелми.
Әлхәмдүлилләһ, үзгәреш җилләре исә башлагач, халык Аллаһ тарафыннан бирелгән олуг нигьмәтне — динен торгызырга керешә.1995 елда мәчеткә реставрация ясалып, мөселманнарга кире кайтарыла. Инде менә 20 елдан артык Аллаһ йортыбыз халыкка хезмәт итә. Мәчеттә биш вакыт намаз укыла. Бөтен Байлар Сабасына бәрәкәт һәм иминлек таратып, мөселманнарны намазга чакырып, азан яңгырый. Шушы Аллаһ йортында укылган зикер-догалар һәм намазларның нурыннан әйтерсең лә бөтен Сабабыз яктырып, балкып тора. Бер юмарт бай эшләгән игелекле эш инде ничә еллар халыкка бертуктамый файда китерә.
Районыбыз мөхтәсибәте дә шушы мәчет бинасында урнашкан. Рамазан аенда ифтарлар үткәрелә. 2012 елда хөрмәтле район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән мәчеткә заманча ремонт ясалды.
Бистәбез зурайганнан-зурая бара, шунлыктан инде икенче мәчет тә аякка басып килә. Аллаһ Раббыбызның олы рәхмәте белән халкыбыз да уйланып, динле вә иманлы булып, бер зур һәм тату өммәт булып яшәсәк иде.
Алмаз Галимҗанов,
«Мөселманнар» газетасы