Главная  →  Новости  →  ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ ГАИЛӘНЕ САКЛАУ ЮЛЛАРЫН ЭЗЛИ
ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ ГАИЛӘНЕ САКЛАУ ЮЛЛАРЫН ЭЗЛИ

15622091_689041681260792_8756254669270618420_n15621815_689041134594180_2252872579122968393_n15697328_689043017927325_631767277319150814_n15697864_689040344594259_4701176360002478320_n-1

Бүген Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе каршындагы иҗтимагый совет утырышында катнашты. Утырышта ТР Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге директоры Флера Илдарханова,»Идел буе гаилә академиясе» фәнни учреждениесе генераль директоры Т. Леонтьева чыгыш ясады.Иҗтимагый советның алдагы елга эш планы расланды. Позитив тенденция күзәтелсә дә, гаилә таркалулар бик күп — 50 гә 50. Әмма гаилә сәясәтен тормышка ашыру белән аерым шөгыльләнүче оешма юк. Ул Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы департамент булырмы, координацион советмы яки Министрлар Кабинетындагы үзәкме — иҗтимагый совет әгъзалары шул хакта да фикер алыштылар.