Главная  →  Статьи  →  ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ: «ХАТЫН-КЫЗНЫ ПРОФЕССИЯСЕ ӨЧЕН ТҮГЕЛ, АНА БУЛГАНЫ ӨЧЕН ЗУРЛАРГА КИРӘК»
ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ: «ХАТЫН-КЫЗНЫ ПРОФЕССИЯСЕ ӨЧЕН ТҮГЕЛ, АНА БУЛГАНЫ ӨЧЕН ЗУРЛАРГА КИРӘК»

Җәлил

Тагын ике көннән 8 нче Март бәйрәме җитә, бөтен кеше аяктан яза инде чабып. Мин хатын-кызларны котламаска кирәк димим, әмма хатын-кыз булып туган өчен генә зурлауны дөрес дип санамыйм. Менә ноябрь ахырында Әниләр бәйрәме бар, ул ничектер бик тыйнак үтә безнең. Әни булсын өчен кыз кеше әле кияүгә чыгып, ким дигәндә, бер бала табарга тиеш бит әле…

Бүгенге җәмгыятьтә шулай ук дөрес булмаган тагын бер күренеш бар. Берәр очрашуга чакыралар да, менә бу галимә хатын-кыз, менә шагыйрә хатын-кыз, менә җырчы хатын-кыз, менә депутат хатын-кыз, дип аны түргә утыртып куялар… Госсоветта йоклап утыру өчен хатын-кыз булу мәҗбүри түгел бит ул, аны ирләр дә эшли ала. Мин бу эшләрне хатын-кыз эшләмәсен дип әйтмим, әмма аның беренче вазыйфасы – бәби табып тәрбияләү, ул башта үз эшен эшләсен. Бүген, милләтне ничек саклап калырга, дип әллә нинди чаралар, форумнар уздыралар. Моның өчен ике генә әйбер кирәк: бөтен татар хатыны татарча сөйләшә торган ким дигәндә 3 бала үстерергә тиеш; шул балалар ун яшьтән намазны яратып, ихластан укый торган булырга тиеш. Милли-дини-демографик проблема шуның белән чишелеп бетә! Бүген һәр биш хатын-кызның берсе бәби таба алмый. Ике генә бала табып без милләтне алга таба алып бара алмыйбыз. Өч бала алып кайтмаган икән, ничу аны президиумга утыртып, профессиясе өчен мактарга!

Һәм икенчесе – ир баланы ничек тәрбияләргә? Хатын-кыз эш дип карьера дип йөреп бөтен тормыш йөген үз өстенә алды. Мин эшләмәсәм тормыш бармый, ди ул. Шулай итеп әрәмтамак ирләр тәрбияли, улларын ялкаулыкка өйрәтә. Малай күреп ята бит – бөтен тормышны әнисе тарта, акчаны әни таба. Ә акчаны кем таба – соңгы сүзне шул әйтә, шулай бит инде. Хәзер сорау туар: хатын-кыз эшләмәсә тормыш барырмы? Бөтен Көньяк халыкларында тормышны ир өстерәп бара бит.

Без бүген ире була торып, үз өстенә ир кеше вазыйфасын алган хатын-кызларны тәнкыйтьләдек. Тол хатыннарга килгәндә, толлык ике төрле булырга мөмкин. Ире вафат була, менә сугыш чорында безнең әбиләр ирсез килеш биш-алты баланы аякка бастырганнар. Берсе дә баласын ташламаган, берсе дә үз-үзенә кул салмаган. Аллаһы Тәгалә аларга ныклык һәм улын чын ир-егет итеп тәрбияләргә мөмкинлек биргән, чөнки ул балалар аз гына кул астына керә башлау белән бүтән кешенең ирләре эшләгән эшне эшли башлаганнар. Әгәр син балаңны, менә әтиегез булмагач, сиңа эшләргә туры килә инде, дип эштән куркытмыйча үстерәсең икән – була ул.

“Сәбәпсез талак сорап аерылган хатын җәннәтнең исен дә сизмәс”, — ди. Әгәр ирнең исен ошатмыйча, я анасын яратмыйм, дип кенә гаиләңнән киткәнсең икән, монда инде башкача килеп чыгарга мөмкин. Аннары ялгыз ана, улым әтиле кешедән ким булмасын, дип әй чаба, әй чаба инде ул, тик барып чыкмый. Улым кешедән ким булмасын димәскә, кеше булсын, дип әйтергә кирәк шул.

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

Татарстанның баш казые,

Балтач районы имам-мөхтәсибе